Бу хакта Оперштабның туры эфирында Медицина фәннәре кандидаты, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева сөйләде.
Медицина фәннәре кандидаты, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә җәмәгать транспортында битлек киюне гамәлдән чыгару планлаштырылмый.
Юзлибаева сүзләренә караганда, грипп һәм ОРВИ сезонының иң кызган чагы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа штамм-омикрон бик тиз тарала һәм кеше тиз арада авырый башлый. Җәмәгать транспортында кешеләр күп йөри, дистансия саклау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә биредә үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне саклау өчен битлек киеп йөрүне дәвам итәргә кирәк.
Моннан тыш, Лилия Юзлибаева җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга киңәш итте.