2022 елда хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү безнең районның белем бирү оешмалары арасында үткәрелә. Исемлеккә 13 мәктәп һәм 13 балалар бакчасы кергән. https://mamadysh.tatarstan.ru/perechen-organizatsiy-v-otnoshenii-kotorih.htm
Бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта басыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә барлык муниципаль учреждениеләре турында да мәгълүмат бар.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар түбәндәге сылтама буенча үз фикерләрен белдереп, сораштыру уза алалар: http://mamadysh.tatarstan.ru/rus/svedeniya-o-meropriyatiyah-po-informirovaniyu.htm.