Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә психолог Шаһивәлиева Гөлнара Камил кызы эшли башлады.
Ул психогигиена, психик үз-үзен җайга салу һәм депрессив халәтләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча йөкле хатын-кызларны кабул итә, шулай ук консультацияләр үткәрә.
Кабул итүгә дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:00 дән 10:00 гә кадәр эләгергә мөмкин.
Җомга көнне Гөлнара Камил кызы нерв-психик киеренкелекне киметү һәм эмоциональ януны профилактикалау максатларында медицина персоналы өчен релаксация сеансларын үткәрә.
Шулай ук җомга көннәрендә медицина персоналы өчен индивидуаль консультацияләр үткәрелә.
Барлык сораулар буенча 89033195685 телефоны буенча (Гөлнара Камиловна) мөрәҗәгать итә аласыз.