Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Россия сәүдәсе» Бөтенроссия конкурсын быел да уздыра. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайлап алыначак. Беренче тапкыр ул 2018 елда узган иде. Конкурсның төп идеясе - Россия ваклап сатучысының уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешен стимуллаштыру.
Уздыруның беренче елында илнең барлык почмакларыннан 600 дән артык гариза бирелгән иде , икенче елында бу 800 дән артык булды, алдагы елларда 900 гә якын гариза бирелгән иде. 2022 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Ритейл атнасы» бизнес һәм хакимият форумы кысаларында узачак. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Иң яхшы сәүдә шәһәре»
· «Иң яхшы сәүдә урамы»
· «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты»
· «Иң яхшы ярминкә»
· «Иң яхшы ваклап сату базары»
· «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»
· «Иң яхшы кибет»
· «Иң яхшы фаст-фуд объекты»
· «Иң яхшы сәүдә фестивале»
· «Иң яхшы күпләп сату азык-төлек базары»
· «Иң яхшы җирле товар җитештерүчеләрнең фирма челтәре»
Конкурста түбәндәге оешмалар катнаша ала: сәүдә тармагына кураторлык итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр администрацияләре һәм сәүдә эшчәнлеген башкаручы хуҗалык субъектлары. Конкурста катнашу өчен катнашучыларга Россия Федерациясе сәүдә министрлыгы сайтында анкета тутырырга киңәш ителә.
Конкурсны оештыру комитеты: тел +7 495 924 02 80, tr@russiant.org.