Мамадышта «SUNNYФЕСТ»креатив чаналар фестивален уздыру вакытында машиналар өчен кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк.
5 февральдә 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар транспорт чаралары өчен ябылып торачак:
Муса Җәлил урамы, Домолазов урамыннан Совет урамына кадәр,
Гагарин урамы Домолазов урамыннан Пугачевка кадәр,
Совет урамы Гагарин урамыннан М. Җәлилгә кадәр.
Автомобиль йөртүчеләргә маршрутны алдан карарга, не бу урамнарны әйләнеп уза торган маршрутлар сайларга һәм хәрәкәтне чикләү буенча юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакырабыз.