"Җиңү" паркында ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре, Мамадыш шәһәренең муниципаль хезмәткәрләре «Ерактан ук күренеп тор!» (Будь заметнее!) акциясе уздырдылар.
Җәяүлеләр торак пунктлардан читтә яисә юл читеннән хәрәкәт иткәндә, тәүлекнең караңгы вакытында яки күренми торган шартларда җәяү хәрәкәт иткәндә, үзләре янында яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга тиешләр, һәм әлеге предметлар транспорт чараларын йөртүчеләргә дә күренеп торуны тәэмин итәргә бурычлы.
Чара барышында хезмәткәрләр шәһәрлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм кышкы чорның үзенчәлекләре турында искә төшерделәр. Җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементлар ярдәмендә юлда үзеңне ничек сакларга мөмкин икәнлеге һәм аны яхшы күренсен өчен кайда урнаштырырга кирәклеге белән таныштылар.
Акциядә катнашучыларның барысы да файдалы белем, тематик листовкалар һәм кесә фонарьлары алдылар.