Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты һәм республиканың төрле суд участокларын тәкъдим итүче 14 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды. Татарстан Республикасы Мамадыш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы  Айрат Габделхаковка да судья таныклыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган чарада Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

Илгиз Гыйләҗев судьяларны мөһим вакыйга белән котлады, үз вазыйфаларын намус белән башкаруларын теләде.

Җәмәгать судьясы-универсаль профильле судья, ул суд эшчәнлегенең барлык төрләрен тикшерергә һәм матди хокукның барлык өлкәләрендә абсолют белгеч булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Илгиз Идрис улы үзенең чыгышында.

Җәмәгать судьялары исеменнән җавап сүзе белән Татарстан Республикасы Мамадыш  районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы Айрат Габделхаков чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International