Татарстан һәм Пермь крае Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Пермь крае Хөкүмәте вәкилләренең һәм Росреестрның хезмәткәрләренең Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру тәҗрибәсен тормышка ашыруда тәҗрибә уртаклашуга багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Пермь крае делегациясе составына мөлкәт белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр Лариса Ведерникова,Пермь краеның мәгълүмати үсеш һәм элемтә министры Петр Шиловских, милек белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр урынбасары вазифаларын башкаручы Артем Габдрахманов керде.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе - Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин, Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды директоры урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар катнашты. Росреестр идарәсе җитәкчесе-Лариса Аржевитина, «Пермь краеның мәгълүмати үсеш үзәге» ДБУ тармак проектлары идарәсенең Төзелеш һәм геомәгълүмати системаларының санлы чишелешләре бүлеге башлыгы - Сергей Даллада, Чувашия Республикасы буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Расколова Татьяна — видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров республиканың Бердәм мәгълүмат ресурсын  булдыру буенча пилот проектында катнашуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International