Мамадыш районында матур һәм истәлекле урыннар күп.
Туристик сезон дәвам итә. Алда безне ел саен районга меңләгән экскурсантны җәлеп итә торгант иң зур чара - креатив чаналар фестивале көтә. Быел Мамадыш эчке туризмны үстерүдә актив катнашучы шәһәрләр рейтингында үз позициясен ныгытты. Яңа 2022 елда туристларны ни белән җәлеп итәргә планлаштыралар соң?
Изге касә, Пузанка тавы, Төзекләндерелгән Яр буе, өч катлы пляж, күлләр, анда тиздән суда йөзүче йортлар, байдарка, су мотоцикллары барлыкка киләчәк…
Алга таба актив ял итәргә яратучыларны, һичшиксез, шәһәр стадионы-ипподромы артында төзелә башлаган тау чаңгысы комплексы кысыксындырыр, дип уйлыйбыз. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның ару тәне кисәкчеге Живоначальная Троица чиркәвендә барлыкка киләчәк. Мамадышта Бөек христиан изгеләре көче барлыкка килү Россиянең барлык почмакларыннан хаҗиларны үзенә җәлеп итәчәк. Шуңа күрә алда инфраструктураны, кунакханәләрне үстерү, сервис дәрәҗәсен арттыру бурычы тора һәм бу бик мөһим.