Укытучылар арасында уза торган әлеге традицион бәйге берничә этапта үтте.
Беренче сынау - мәктәп этабы булды, анда муниципаль районга үткән иң яхшыларның иң яхшылары ачыкланды. Аннары Фәннәр буенча сынау башланды, биредә финалистларның исемнәре билгеле булды.
14 нче гыйнвар көнне 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында финал этабы узды, анда Гуманитар цикл педагоглары арасында җиңүчеләрне билгеләделәр.
Бераз соңрак "Педагогик дебют" һәм "Иң яхшы татар теле укытучысы"номинацияләрендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. "Ел укытучысы" титулына ия булучыларны 20 гыйнварда билгеләделәр.
Йомгаклау этабында катнашучыларга дәрес күрсәтергә, үзләре турында сөйләргә һәм мастер-класс күрсәтергә туры килде.
"Россия Ел укытучысы – 2022" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Ел укытучысы-2022" номинациясендә Мамадыш шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Алена Мортина, Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илһамия Гыйләҗева җиңүче дип табылды.
Иң яхшы татар теле укытучысы дип 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гыйләҗева танылды.
"Педагогик дебют" номинациясендә Красная Горка урта мәктәбенең биология укытучысы Фәридә Ибраһимова җиңү яулады.
Мамадышның иң яхшы педагоглары февраль ахырында зона этабында район данын яклаячак.