Мамадыш районында ЮХИДИ җирле бүлекчәсе составы полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә юлда тикшерү үткәрде. Чара барышында 15 административ материал төзелде.
Машина йөртүчеләрне берничә кагыйдә бозу очрагы буенча туктаттылар: транспорт чарасының техник төзеклеге, "исәпләнмәгән" номерлар, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы өчен документлар һәм ОСАГО полисы булмау, тонировка өчен җаваплылыкка тарттылар.