Ковид белән чирләгәннән соң булла торган билгеләр турында 20 сорау

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Ковидтан соңгы билгеләр – ул КОВИД-19ны кичергәннән соң кешене борчый торган билгеләр комплексы, бу вакытта инде вирус һәм инфекция яки аның өзлегүләре булмый, дәвалауның төп курсы төгәлләнсә дә, кеше үзен сәламәт итеп тоймый. Бу термин “КОВИД-19ны кичергәннән соңгы халәт” буларак авыруларның инде халыкара классификациясенә кертелгән. Диагноз бары тик башка авырулары булмаган пациентларга, барлыкка килгән тайпылышларны аңлатып бирә алучыларга, гына куела. Ковидтан соңгы билгеләрнең дәвамлылыгы ярты елга кадәр һәм аннан да күбрәккә сузылырга мөмкин. Пациентларны еш кына тын кысылу, ис һәм тәм сизү тойгысы, арыганлык, ярсучанлык, ашкайнату эшчәнлегенең бозылуы борчый.

Ковидтан соңгы билгеләр сырхауларның күпчелегендә үсеш ала. Чир билгеләре коронавирус инфекциясен авыр кичергән һәм хроник авырулары булган сырхауларда ешрак барлыкка килә һәм күбрәк чагыла. Тик еш кына без ковидтан соңгы билгеләрне яшь пациентларда, КОВИД-19ны җиңел генә, бернинди кимчелекләрсез кичерүче, аны “аякта” үткәреп җибәрүчеләрдә дә күрәбез. Тулырак русча варианта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International