Кечкенәләр «Балалар иминлеге – ата- аналар кулында» икәнлеген өлкәннәрнең исенә төшерделәр.

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

"Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ТР ЮХИДИ инспекторлары "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә урамга чыктылар һәм автомобильчеләргә юлларда иминлек турында тагын бер кат искә төшерер өчен "балалар иминлеге - ата-аналар кулында"акциясе үткәрделәр.

Әлеге профилактик акция юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү максатыннан үткәрелә.

Профилактик чара барышында балалар погонлы остазлар белән бергә машина йөртүчеләрне игътибарлырак һәм саграк булырга, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм балалар балалар килеп чыгуы мөмкин булган юл участокларында аеруча уяу булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International