Республикада 14 мең 362 кеше коронавирус йоктырып авырды. Соңгы көннәрдә тагын 89 очрак теркәлде. Йогышлы авыруларга каршы әле 1796 елда ук вакцинация оештырылган булган. Дөньядагы 12 төрдәге авыру алдан вакцина ясау нәтиҗәсендә туктатылды. Мәсәлән, туберкулез, грипп кими бара. Узган ел республикада халыкның 61 проценты гриппка каршы вакцина ясатты. Коронавирусны җиңәр өчен дә халыкның 60-70 процентының вакцина кадатуы зарур, – диде Марина Патяшина.
Татарстанга 12,5 мең доза “Спутник-V” вакцинасы кайтартылган. Быелның февраль аенда тагын 190 мең 500 доза шундый ук препарат кайтартылачак. Тагын “ЭпиВакКорона” препараты да кайтартылырга мөмкин. Марина Патяшина әйтүенчә, әлеге вакциналарның икесе дә яхшы.
Коронавируска каршы вакцина бушлай һәм ирекле рәвештә үткәрелә. 18 яшькә кадәргеләргә вакцина ясалмый, чөнки алар “хәвефлеләр” төркеменә керми.
– 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләргә вакцина ясату мөһим, алар авыруга тиз бирешә. Яңа ел яллары вакытында коронавирус йоктыручыларның 72 процентын өлкәннәр тәшкил итте, – диде Марина Патяшина.
Вакцина ясату тәртибе
Коронавируска каршы вакцина ясату өчен шәһәрләрдә үзеңнең участок табибына яки шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәваханә учреждениесе сайтыннан да белешеп була. Авылларда вакцина кадау район үзәк дәваханәләрендә үткәрелә. Альмир Абашев:”Авыл халкын исемлек төзеп, вакцина ясатырга фельдшер-аккушер алып бара”,-диде.
Вакцина ике өлештә үткәрелә, беренчесен кадаганнан соң 21 көн узгач, икенчесе ясала. Марина Патяшина:”Вакцина ясаган урын кызарынып һәм бераз кабарынып торачак, бу куркыныч әйбер түгел. Вакцина кадаганан соң, кешедә шунда ук коронавирус авыруы кузгалмый”, – диде ул.
«Шәһри Казан» газетасы сайтыннан алынды.