Инфекционистлар һәм эпидемиологлар бер сүздә - авыруның алга таба артуын туктатырга һәм эпидемиягә каршы торырга бары тик вакцинация генә ярдәм итәчәк.
Һава-тамчы инфекцияләреннән, аерым алганда, яңа коронавирустан прививка ясап, сез үзегезне генә яклап калмыйсыз, якыннарыгызга, гаиләгезгә һәм хезмәттәшләрегезгә карата җаваплылык күрсәтәсез, инфекция таралмасын өчен борчыласыз, дигән сүз.
Прививкадан соң үз сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз:
1. Вакцинациядән соң кайбер кешеләрнең грипп булгандагы кебек синдром барлыкка килергә мөмкин — температура күтәрелә, ләкин ул нормаль хәл. Симптоматик терапия рөхсәт ителә - температураны төшерә торган һәм ялкынсынуга каршы чаралар кабул итәргә мөмкин.
2. Вакцинациядән соң беренче өч көн эчендә саунага бару, интенсив физик күнегүләр киңәш ителми. Җылы душка керергә мөмкин.
3. Вакцинациядән соң беренче өч көндә алкоголь куллануны чикләргә киңәш ителә.
4. Вакцинаны кертүгә тулы иммун җавап 35-42 көн формалашачак, шуңа күрә вакцинациядән соң бу вакыт эчендә коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.
5. Битлек кияргә, социаль дистанцияне үтәргә, шәхси гигиена кагыйдәләрен җентекләп үтәргә кирәк.
6. Вакцинациядән соң яки ике прививка арасында авырга узсагыз, борчылмагыз. Вакцинация бернинди өстәмә хәвеф-хәтәрләр тудырмый һәм хатын-кызларның һәм аларның киләчәк буынының сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.
7. Әгәр сез инде вакцина ясатсагыз, үз тәҗрибәгез турында дусларыгыз һәм якыннарыгызга сөйләгез. Бәлки, нәкъ менә сезнең үрнәк кемгәдер ышаныч бирер.