Татарстан Росреестры җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгәр сезнең җир участогы чикләре бозылган яки күршеләрегез белән бәхәс килеп чыккан икән, яки территорияләрне үз белдеге белән басып алу факты буенча кая мөрәҗәгать итәргә белмисез икән — бу һәм башка сорауларга 20 гыйнварда 10нан 11 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры экспертлары кайнар линия вакытында җавап бирәчәк.

Казанда гражданнардан шалтыратулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.

Республиканың башка шәһәр һәм районнарында "кайнар линия" телефоннары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре « - » кайнар линияләр бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International