Мамадышта Православие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген православие динендәгеләр төп чиркәү бәйрәмнәренең берсе — Качману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Традиция буенча, күп кенә дин тотучылар бу көнне бозлы күл - елгаларга чумалар. Шәһәрдә ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан алдан әзерләнгән, иске пляж урынында, "Яшьлек"скверы янында узды. Шулай ук коенулар "Изге касә" комплексында да оештырылды. Бәкеләрдәге суны бәйрәм гыйбадәтеннән соң  изгеләндерделәр. Көн дәвамында Нократ елгасы ярында һәм «Изге касә» янында ашыгыч ярдәм, полиция, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International