"SunnyФЕСТ" ка теркәүне башлап җибәрделәр

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Быел креатив чаналар буенча Бөтенроссия фестивале Мамадышта алтынчы мәртәбә узачак. Ул 5 нче февральгә планлаштырылган. Географиясе елдан-ел киңәя бара әлеге  конкурсның. Катнашучы командалар өчен 3 метр биеклектәге тауны төзеп куйдылар инде. Боз трассасының озынлыгы 450 метрга җитәчәк. Быел оештыручылар бәйрәмне соңрак башлап җибәрергә уйлыйлар. Иллюминацияле  тизйөрешле чаналарны билгели торган өстәмә номинация булачак. Шуңа күрә конкурсны кич уздырсалар, кызыклы булыр дип көтелә. кадәр  Узган ел чана фестиваленә 52 команда килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International