Бу атнаның шимбәсендә Мамадышның Үзәк мәйданында чираттагы ярминкәне Усали икътисадый зонасы авыл җирлекләре үткәрәчәк. Анда башка төбәкләр фермерлары, эшмәкәрләре дә катнаша. Ярминкәгә киң ассортиментта азык-төлек, халык куллануы товарлары, дару үләннәре һәм табигый дәвалау чаралары, кием-салым да алып киләчәкләр. Рәхим итегез! Ул, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 7дә башлана.