Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр ТР Милли музееның күчмә күргәзмәсе экспонатлары белән таныша алалар

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнвардан Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр ТР Милли музееның «Татарстан АССР — Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» күчмә күргәзмәсе экспонатлары белән таныша ала. Экспозиция район мәдәният йорты фойесында (Совет ур., 42) урнашкан. Күчмә күргәзмә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы указы нигезендә оештырылган. Экспозиция 24 гыйнварга кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International