Качмануда мамадышлыларга коену өчен ике купель оештырылачак

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Христиан дине вәкилләре 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану да яши.

Традиция буенча коену урынында Нократ елгасында, "Яшьлек"скверы артында оештырыла. Качману коенулары вакытында медицина хезмәткәрләре, коткаручылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кизү торачак.

Икенче коену урыны – «Изге касә” комплексында оештырылачак. Теләүчеләр өчен чишмәгә кадәр җәмәгать  транспорты йөриячәк.

 Коену урыннарында суны изгеләндерү бәйрәм гыйбадәтханәсеннән соң 11.00 сәгатьтә “Изге Касә” комплексында, Нократ елгасында сәг. 12.00 – узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International