1. «Омикрон» «дельтадан» нәрсә белән аерыла?
Коронавирусның “омикрон” штаммы аңа кадәр очраган “дельта” штаммыннан көчле хәлсезлек симптомнары һәм баш авырту белән аерыла, ди белгечләр.
Ә менә ис һәм тәм тою сәләте пациентларда сирәгрәк югала. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәренә сылтанып, “Регнум” агентлыгы хәбәр итә.
Яңа штамм билгеләре ОРВИныкына охшаш: югары температура, мускуллар авыртуы, томау төшү, тамак шешү, төчкерү һәм ютәл.
2. Белгечләр “омикрон” “дельта”га караганда 4,2 тапкыр тизрәк йогуын ачыклаган. Биналар эчендә кешеләр күпләп җыелган урында аны йоктыру ихтималы аерча зур.
3.“Дельта” штаммы йогуының инкубацион чоры 4-5 көн булса, “омикрон”ныкы 3-6 көн тәшкил итә диләр. Әгәр үзегездә мондый симптомнарны сизәсез икән, табибка баруны кичектермәскә кирә. Дөрес дәвалануны бары тик табиб кына билгели ала.
4. Кытай галимнәре тарафыннан исәпләп чыгарылган Дельта-штаммның инкубация чорының уртача озынлыгы 4,4 көн тәшкил иткән. Омикрон өчен әлегә мондый төгәл саннар юк. Көньяк Африка табибларының беренчел исәпләүләре буенча, инкубация чоры 5 көн дәвамында уза, ләкин халыкның төрле төркемнәрендә ул бераз аерылып торырга мөмкин. Кайбер илләрдә авырулар санының тиз артуы дельта белән чагыштырганда инкубация чорының кыскаруына китерә.
5. Чирне йоктыргач та, күпме вакыт эчендә COVID-19 тесты уңай булырга мөмкин?
Кагыйдә буларак, COVID-19га тест инкубация чоры ахырында, беренче симптомнар барлыкка килер алдыннан, ягъни зарарланганнан соң 1-6 көннән соң уңайга әйләнә.