2022 елның 13 гыйнварында 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кызыл Армия - Энгельс урамнары киселешеннән алып Кызыл Армия - Совет урамнары киселешенә кадәр һәм К. Маркс урамы буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылып торачак.
Су белән тәэмин итүне туктату ремонт эшләрен башкару һәм Мамадыш шәһәренең Кызыл Армия ур., 36 й. һәм К.Маркс ур., 47 й. адреслары буенча су белән тәэмин итүнең үзәк линиясендәге авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.
«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.