Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле Мамадыш районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне - Дәүләт мәнфәгатьләре сагында торучы, җәмгыятьне һәм кеше тормышын саклаучы бурыч һәм намус кешеләре бәйрәме. Законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау-прокуратура хезмәткәренең иң җаваплы бурычларының берсе. Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтүне оештыруда сезнең һөнәри осталыгыгыздан күбесенчә кешеләрнең законга ышануы, хокукый культураны һәм закон тыңлауларын формалаштыру тора.

Авыр хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм сезгә.

 Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Җаваплы хезмәтегездә , тормышыгызда һәрвакыт уңыш, муллык һәм иминлек юлдаш булсын!

А. П.ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International