Игътибар! Кама аша боз кичүе яңадан эшли башлады.

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Соколка авылы - Яңа Закамский поселогы маршруты буенча Кама аша боз кичүе яңадан эшли башлады. Кичә Түбән Кама ГЭСы тарафыннан су күләме үзгәрү сәбәпле, аның эше вакытлыча туктатылган иде.

Исегезгә төшерәбез, боз кичүе 28 декабрьдә ачылды, техник тикшерү узды. Түбән Камага Соколка аша барганда М7 трассасы белән чагыштырганда юл 120 чакрымга кими. Боз кичүе тәүлек буе эшли. Бер якка бару бәясе 200 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International