Мамадыш районында Кама аша боз кичүе ачылды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Мамадыш районында Кама аша боз кичүе ачылды. Татарстанда Кама елгасы аша, Мамадыш районының Соколка торак пункты — Түбән Кама районының Яңа Кама аръягы т. п. маршруты буенча боз кичүе ачылды.

Кичү тәүлек буе эшли. Транспорт чараларының рөхсәт ителгән күләме-3,5 тоннага кадәр.

Кичүнең озынлыгы — 1,1 км, киңлеге-20 метр. Хәрәкәт кичүнең ике ягында да башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International