Мамадыш районы "Ел спортчысы - 2021"бүләгенә лаек булды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Ел спортчысы-2021»дигән тантаналы чара узды.

Бүләкләр «Массакүләм физик культура һәм спорт», «Татарстанның спорт өметләре», «Спорт иҗтимагый оешмалары», «Махсус бүләкләр», «Массакүләм мәгълүмат чаралары», «Уен һәм Олимпия булмаган спорт төрләре», «Ел тренеры» һәм «Ел спортчысы» номинацияләрендә үз ияләрен тапты.

Мамадыш районы «Массакүләм физик культура һәм спорт " номинациясендә бүләккә лаек булды. 30 меңнән 55 меңгә кадәр халкы булган муниципаль районнар арасында «физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы  районы» номинациясендә район башлыгы Анатолий Ивановка җиңүче дипломы тапшырылды.

 

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов бүләкләде.

«Бүген без спорт корылмалары саны буенча лидерлар булып торабыз, ел саен без үсәбез, бездә зур программалар эшли, һәм, әлбәттә, бүген, мондый инфраструктурага ия булып, без хаклы рәвештә спорт төбәге, ә Казан – илебезнең спорт башкаласы дип йөртелә. Безнең дәүләт эчендә генә түгел, ә дөнья буенча зур танылу бу. Бүген без дөньякүләм спорт җәмәгатьчелеге лидерларының берсе дип танылдык. Безгә төрле турнирлар үткәрүне ышанып тапшыралар. Быел без 20гә якын халыкара ярыш һәм 50гә якын Бөтенроссия чемпионаты уздырдык. Бу-безнең республика Президенты җитәкчелегендәге җайга салынган команданың зур эше, ул безгә һәрвакыт ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә без чигенергә хакыбыз юк һәм һәрвакыт җиңү, беренче урын турында уйларга тиеш. Бүген, Яңа ел алдыннан, шәхсән үз исемемнән, спорт министрлыгы исеменнән барлык эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм һәм киләсе елда уңышлар телим!» ,- диде ТР Спорт министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International