Мамадыш районы башлыгы коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

27 декабрьдә ГТХМ хезмәткәрләре Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтә.

 Кадерле коткаручылар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең һөнәрегез  батырлыкка тиң хезмәт. Сезнең һөнәр ияләре –кешелек өчен таяныч һәм ышаныч. Кеше гомерен саклап калу – җаваплы, катлаулы һәм гаять мактаулы эш,  шуңа күрә дә  һөнәрегез хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Сез бу эшне лаеклы алып барасыз, фидакарь һәм намус белән башкарасыз, профессиональлек һәм кешелеклелек күрсәтәсез. Батырлыгыгыз, көндәлек авырлыкларны җиңүегез һәм халыкка фидакарь хезмәт итүегез өчен сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм! Сезнең көч һәм батырлык стихия яки бәхетсезлек корбаннарына әверелгән меңләгән кешегә ярдәм итә.

Сезгә хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, йортларыгызда тынычлык һәм муллык телим.  Язмыш сезгә шатлык һәм иминлек бүләк итсен!

Хөрмәт белән,

Мамадыш муниципаль районы башлыгы                             Иванов А. П.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International