Мамадышта “Полиция Кыш бабае!” акциясе узды

2021 елның 24 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан Мамадыш Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен“Полиция Кыш бабае!”  акциясе үткәрде.

Кыш Бабай машина йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Яңа ел белән котладылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм куркынычсыз юллар теләделәр. Билгеле инде, бүләкләр дә булды ! Кыш бабайның капчыгы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Мамадыш профилактика бүлеге тарафыннан бирелгән яктылык кайтаручы аксессуарлар белән тулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International