Мамадышлылар муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында алтын медаль яулады

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

16-18 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал этабы узды. Ярышлар республиканың 45 районы вәкилләре арасында җиңел атлетика, йөзү, шахмат һәм бадминтон кебек спорт төрләре буенча узды. Ел дәвамында муниципаль хезмәткәрләр тагын 5 төрдә көч сынашты: чаңгы, волейбол, хатын-кызлар волейболы, ир-атлар өчен футбол, теннис.

Мамадышлылар хатын-кызлар һәм ир-атлар волейболында, футболда, тенниста, җиңел атлетика, шахматта алтын медаль яулый алдылар. Калган төрләрдә безнең якташларыбыз мактау пьедесталының икенче баскычын яуладылар.

Югары нәтиҗәләргә ирешү Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләренә беренче гомумкоманда урынын яулау мөмкинлеген бирде. Команда барлыгы 435 очко җыйды. Коллегаларыбызны көтеп алынган һәм лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International