Мамадыш районының сәләтле малай һәм кызлары өчен Район Башлыгы чыршысы узды. Бүген район мәдәният йортында районның иң эрудицияле, талантлы һәм спорт укучылары җыелган иде. «Мин сезгә яхшы укуыгыз, югары күрсәткечләргә ирешүегез, район, республика, Россия конкурсларында, ярышларда җиңүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләп үтте район башлыгы Анатолий Иванов.
Балалар һәм яшүсмерләр йорты көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша балаларны Яңа ел атмосферасына чумдырды. Гадәттәгечә, бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы»конкурсына йомгак ясалды.