Анатолий Иванов 13 яшьлек кызның Яңа ел теләген башкарды

2021 елның 17 декабре, җомга

Теләкләр чыршысы-Бөтенроссия акциясе, аның ярдәмендә теләгән һәркем берәр баланың хыялын үти ала. 15 нче декабрь көнне оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары «Теләкләр чыршысы " акциясендә катнаштылар.

Район башлыгы Анатолий Иванов да бу көнне игелек агачыннан открытка алды һәм 13 яшьлек Алинә Гыйләҗетдинованың теләген шунда ук башкарды.

Ул планшет сорый. Кыз кунаклар килүенә һәм, әлбәттә, яңа ел бүләгенә бик шаатланды. Хәзер баланың кечкенә хыялы тормышка ашты.

Быел теләк агачын барлыгы 104 кулдан ясалган уенчык бизәде.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе барышында ел саен район башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм районыбызның битараф булмаган барлык кешеләре балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыручы чын тылсымчы була алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International