Нократ елгасының "Аквариум" дип аталучы култыгында балыкчылар арасында Фәргать Гаянов истәлегенә багышланган турнир узачак. Фәргать Рәфкат улы "Трудовик" агрофирмасы җитәкчесе иде. Турнир шимбә көнне, 18 декабрьдә узачак, ә катнашучыларны теркәү иртәнге 8дә башлана.