Бу сорауга җавапны булачак тау чаңгысы трассасын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы кысаларында алырга кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, яңа объектны төзү буенча җир эшләре шәһәрнең төньяк өлешендә, ипподром территориясендә старт алды.
Проект буенча фикер алышуга якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, эшмәкәрләр, активистлар һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре чакырыла.
Очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып, төзекләндерү концепциясе төзәтеләчәк һәм эшләп бетереләчәк. Проект белән http://park кtatar сайтында танышырга мөмкин
Мамадышта иҗтимагый фикер алышулар 17-нче декабрь көнне шәһәрнең 2-нче номерлы лицее базасында узачак. Үткәрү вакыты-15.30 дан 17.00 гә кадәр.