Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ
3 декабрь, 18. 00 сәгатьтән 4 декабрь, 18.00 сәгать аралыгында
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү җибәрде.
2021 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил, күз күреме начараю белән буран, бозлавык, томан көтелә.
Юлларда сак булыгыз!