Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 декабрендә көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык булуы көтелә.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә:
Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.
Җәяүлеләргә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.