Үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, ул шәһәр халкын яшелчә, ит, сөт продуктларының муллыгы белән шатландырды. Узган атнада шәһәр халкына үз продукциясен Усали икътисади зонасы хезмәтчәннәре алып килгән иде. Традиция буенча, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буенча узды. Ул продукция ассортименты белән танышты, фермерлар белән аралашты.
Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәсе 27 ноябрьдә булачак.