Мамадыш районында "Роспотребнадзор" ның территориаль бүлеге тарафыннан предприятиеләрдә хезмәткәрләрне вакциналаштыру буенча тикшерүләр башланды

2021 елның 12 ноябре, җомга

Мамадыш районында Роспотребнадзор территориаль бүлеге тарафыннан предприятиеләрдә хезмәткәрләрне вакциналаштыру буенча тикшерүләр башланды. Беренче чиратта алар җәмәгать туклануы оешмаларында һәм хезмәткәрләр турыдан-туры кешеләр белән элемтәдә торучы оешмаларда узачак. Тикшерүләр прививкасыз хезмәткәрләрнең эштән читләштерелүе ачыкланачак, чөнки республиканың баш санитар табибы карары нигезендә, 8 ноябрьгә кадәр вакциналаштырылырга тиешле хезмәткәрләр беренче прививканы гына булса да алырга тиеш. Коллективта вакцинацияләнүчеләр өлеше, соңгы алты айда авыручыларны исәпкә алып, 80% тәшкил итәргә тиеш. Таләпләр медотодлы кешеләргә кагылмый. Вакцинаның беренче компонентын куймаган кешеләр эштән читләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International