ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү 17 ноябрьдә узачак. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов үткәрәчәк. Кабул итү 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәре, Толстой урамы, 23 нче йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен Телефон: 8(85563) 3-35-89, 8(843) 221-77-85.