2021 елның 17 ноябрендә 10.00 сәгатьтә "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү навигаторы системасын гамәлгә ашыру турында"дигән темага туры эфир булачак. Фикер алышуның турыдан - туры трансляциясе оргіемпауа116 Instagram региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграм-аккаунтында да алып барылачак. Модератор булып ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова чыгыш ясаячак. Туры эфирда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре дә катнашачак. Турыдан-туры эфир 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барыр дип көтелә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843)-238-10-00, 292-93-34.