Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов үзенең постында кала бирә. Шул ук вакытта ул РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты мандатына чиратта резервта торуын да дәвам итә. Татарстан мәнфәгатьләрен яклау, аграр районнарны һәм авыл җирлекләрен үстерү идеяләрен алга сөрү аның өчен шәхси амбицияләренә һәм планнарына караганда өстенрәк тора. Районның патриоты, инициативалы җитәкче буларак, Анатолий Иванов туган төбәге өчен хезмәт итә. Шуңа күрә аның кыю планнары киләчәктә дә тулысынча гамәлгә ашырылачак. Моннан биш ел элек мөмкин булмас дип уйланылган гамәлләр. Бүген газетабыз битендә ул, беренче чиратта үзенең сайлаучыларына олы рәхмәтләрен җиткерә, алда торган бурычларны хәл итүгә рухландыра. Без әле сез белмәгән иң мөһим мәсьәләләргә тукталырга булдык.
1. Шәһәрнең Ушма аръягы өлешендә күпер пәйда булачак. Ушма елгасының сул як ярын ныгыту нәтиҗәсендә шәһәр үзәгендә гомуми мәйданы 6 гектар тәшкил иткән утраучык хасил булды. Бу шәһәр үзәгендәге әһәмиятле, үзенең урнашкан урыны белән уңайлы булган урынны нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге ачылды. Әлеге участокны үзләштерү максатында район җитәкчелеге Анатолий Ивановның сүзе эш-гамәлләреннән аерылмый Район тормышы мәсьәләләре турында аның фикерләре. e Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов. Николай Михайлов фотосы. Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итә. Монда күпкатлы йортлар, кибетләр һәм башка объектлар урнаша алыр иде. Киләсе елда бу локациядә өч юл булачак: беренчесе – елганың Чапаев урамы буенча сул ягы күтәртелгән ярында, икенчесе Изге Ксения Римляныни чиркәве ягына илтәчәк. Өченче юл элеккеге ДОКтан алып Октябрьнең 18 еллыгы урамына таба сузылачак, шулай ук күпер дә төзеләчәк. 2. Киләсе елда җирле бюджет хисабына Вера Фигнер урамыннан елга аша күперчек төзеләчәк. Ул һәрвакытта да элмәле булды. Язгы ташулар вакытында кешеләр аннан йөри алмадылар. Алга таба күперчекне югарырак күтәртеп, уңайлы һәм куркынычсыз итеп ясарга планлаштырыла. 3. Шәһәрдәге ике урам асфальтланачак. Шәһәрдәшләрдән юлларны асфальтлау т урында к үп кенә мөрәҗәгатьләр килә. Киләсе елда төп эшләр ике урамда башкарылачак: ЮХИДИга таба Кашапов урамы (анда “Родные Места” компанияләр төркеме хезмәткәрләренә йортлар төзелә) асфальтланачак. Шәһәрнең төньягындагы Мөхәммәтшин урамына да асфальт түшәләчәк. Чөнки моннан иртәнге якта һәм дәресләрдән соң мәктәп укучылары күп йөри. Шул ук вакытта шәһәр автобусларына яңа линия ачылачак (тукталышлар шәһәрдә яшәүчеләрнең теләкләрен күз уңында тотып урнаштырылачак). 4. Яңа мәктәп төзү. Быел шәһәрнең төньяк өлешендәге яңа микрорайонда 240 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелә башлаячак. Бинада 120 урынлы ясле, балалар бакчасы урнашчак, шулай ук биредә ябык футбол манежы да булачак. Белем бирү учреждениесен ике елда төзеп бетерү планлаштырыла. Шулай итеп, шәһәрнең яңа микрорайоны биредә яшәүчеләргә уңайлы, тулы инфраструктуралыга әвереләчәк. Моннан тыш, яңа мәктәп 2нче санлы лицейны бушатырга ярдәм итәчәк. 5. Үзебезнең компьютер томографиясе булачак. Мамадыш муниципаль районы, Татарстанда беренче булып, район үзәк хастаханәсе өчен компьютер томографиясе белән тәэмин итү программасына керде. КТга башка шәһәрләргә барырга туры килмәячәк. Аның районыбызда яшәүчеләр өчен ничек кирәклеге турында фикер йөртмәсәң дә була. Рәхмәт! 6. Живоначальная Трои ц а х р а м ы т у р ы н д а . Бүгенге көнгә храмга барлык коммуникацияләр дә китерелгән, эчке һәм тышкы фасадларын шомарту төгәлләнде. Бинаны яктырткычлар бизи. Алга таба – стеналарга росписьлар ясау һәм тәртипкә китерү. Алда ел өчен мөһим вакыйга көтә – Яшьләр үзәген файдалануга тапшыру. Ушма аръягында яр буен төзекләндерү һәм масштаблы төзелешләр дәвам итә. Шунысын ассызыкларга кирәк, боларның барысы да – район башлыгының шәхси инициативасы, мамадышлылар турында кайгыртучанлыгы белән башкарылган эшләр.