Мамадышта эш визиты белән ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов булып китте

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Эш визиты белән Мамадышта ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм "Патриот" яшьләрне спорт - патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге" ДАУ директоры Дмитрий Литвинов булдылар. Алар "Квантум" балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге базасында «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр һәм лаеклы җиңү өчен медальләр тапшырдылар. Егетләр финалда республиканы тәкъдим иттеләр һәм 72 яшь армия командасы арасында бишенче урынны яуладылар. Бүләкләү тантанасында шулай ук Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты, ул балаларга җиңүләре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International