Ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак билгеләп үтелә

2021 елның 29 октябре, җомга

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — берләшкән милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Быел  бөтендөнья сыйфат атнасы - 8-12 ноябрьләргә, сыйфат көне - 11 ноябрьгә туры килә.

Сыйфат мәсьәләсе - дөньяның алдынгы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе. Югары сыйфат күрсәтү теләсә кайсы предприятие, тармак эшчәнлегендә уңышка ирешү ачкычы булып тора. Сыйфат төшенчәсе хәзерге заман цивилизациясе байлыклары, тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән, ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлыгы да.

Бөтендөнья сыйфат көненең төп бурычы һәм максаты - дөнья базарында тәкъдим ителгән хезмәтләрнең һәм җитештерелә торган продуктларның югары сыйфатлы булуын арттыру, товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты белән бәйле мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итүче эшчәнлекне көчәйтү һәм алга этәрү. Товарларга туры килергә тиешле критерилар – кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, алар кулланучыларның билгеләнгән нормаларына, тәләпләренә һәм көтүләренә җавап бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International