Чиләбедән җиңү белән

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

“Олимп-2021” хоккей командасы (тренеры – Артур Габбасов) быелгы сезонда да үзенең уңышлары белән җанатарларын сөендерүен дәвам итә. Күптән түгел генә хоккейчыларыбыз Чиләбе шәһәрендә узган “Кайнар боз” турнирында катнашып, җиңү белән кайттылар. Безнекеләрдән тыш әлеге турнирда Чиләбенең “Трактор”, “Старт”, Уфаның "HQ Xokkey", Стәрлетамакның “Орлан” һәм Түбән Тагилның “Спутник 2” командалары катнаша. Командабыздан Яромир Голицын, турнирның иң яхшы һөҗүмчесе, дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International