Мамадышта “Без имин тормыш сайлыйбыз!” акциясе үткәрелде.

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

«Җәяүле» профилактик чарасын үткәрү кысаларында Мамадыш шәһәренең ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 нче «Нократ» балалар бакчасы нәниләре белән берлектә «Без имин тормышны сайлыйбыз!» акциясе үткәрде.

 Акциянең максаты юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын  балалар катнашында булган һәләкәт проблемасына җәлеп итү .

Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, җәяүлеләрне уздырырга, тизлек режимын сакларга һәм балалар учреждениеләре урнашкан урыннарда уяу булырга чакырды. Җәяүлеләр юлны тиешле урыннарда гына чыгарга, юлга чыгар алдыннан куркыныч янамавына ышангач кына юл аркылы чыгарга, һәм тәүлекнең караңгы вакытында күренер өчен киемдә яктылык кайтаручы элементлар йөртергә чакырдылар. Шулай ук буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International