Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

30 октябрьдә Мамадышның үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләргә үз продукциясен Кирмэн икътисадый зонасы хезмәтчәннәре, район предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.

Теләүчеләр яшелчә, ит, бал, йомырка, сөт һәм ит продукциясен һәм башкаларны сатып ала алачак.

Ярминкә кунаклары өчен үзешчән сәнгать артистларының мәдәни программасы оештырылачак. Башлана 7.00 сәгатьтә.

 

Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International