2021 елның 21 октябрендә 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Северный» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
Су белән тәэмин итүне туктату Мамадыш ш, Ленин урамы, 94 «б» адресы буенча урнашкан авария нәтиҗәләрен бетерү һәм ремонт эшләрен башкару белән бәйле.
«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.