Йөрәкләр бердәмлеге " фестивале Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләрен берләштерде. Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаилә клубларының «Йөрәкләр бердәмлеге»V Республика фестивале узды. Фестивальне инде күп еллар Яр Чаллы шәһәренең гаиләләргә ярдәм итү үзәге оештыра. Фестиваль Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарының тәрбиягә бала алган гаиләләрен берләштерде. Анда Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе вәкилләре, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, югарыда санап үтелгән районнарның опека һәм попечительлек органнары җитәкчеләре катнашты. Мамадыш районыннан муниципаль район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгюн Велиева һәм тәрбиягә бала алган Хановлар гаиләсе катнашты. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Анда гаиләләр тәрбиягә бала алган балаларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Иҗади коллективларның концерт номерлары чараның бизәге булды. Фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Мамадыш муниципаль районы
Башкарма комитетының опека
һәм попечительлек бүлеге