Түбән Камада «Наше время – Безнең заман» республика фестиваленең зона этабы узды.
Үз чыгышларын Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы, Актаныш, Алексеевск, Мөслим һ. б. командалар күрсәтте.
Зона туры нәтиҗәсендә өч командага беренче урыннар бирелде, алар арасында баллар буенча Мамадыш командасы лидерлыкка чыкты.
12 ноябрьдә Казан шәһәрендә финал, ә 15 ноябрьдә фестивальнең суперфиналы узачак.
Мамадыш яшьләренең иҗади командасына уңышлар телибез!