Президент Рөстәм Миңнеханов мамадышлыларга яңа мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырды

2021 елның 15 октябре, җомга

14 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына 120 мәктәп автобусыннан ачкычлар тапшырды. Алар яңа маршрутлар ачу, таушалган автопаркны алыштыру максатында тапшырылдылар. 

Мамадышка да бер мәктәп автобусы тапшырылды. Мамадыш автобус паркында барлыгы 24 мәктәп автобусы бар, алар барысы да автотранспорт предприятиесе балансында тора.

Татарстан Республикасында муниципаль районнарда уку процессын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыруга һәм яхшыртуга зур игътибар бирелә. Белем бирү процессын оештыруның иң мөһим өлешләреннән берсе - балаларны укыту урынына бушлай йөрүне һәм мәктәптән өйгә кайтуны гарантияләү.

Барлык автобуслар да «Глонасс  112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасының спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган һәм үзләрен пассажирлар өчен уңайлы, ышанычлы транспорт чаралары буларак күрсәттеләр.

Яңа автобуслар балаларны укыту урынына, шулай ук республика олимпиадаларына, ярышларга һәм башка чараларга йөртү өчен дә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International